Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:52 , 18.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:52 , 18.5 °C
01.02.2021
0
Поделиться
Ел башыннан "Рәсәй эше" үзәге аша 558 шәһәрдәшебез эшкә урнаштырылган

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 3 796 кеше теркәлгән. Гыйнвар аенда эш эзләп 847 Чаллы кешесе мөрәҗәгать иткән. Әлеге мәгълүматларны "Рәсәй эше" кадрлар үзәге башлыгы Татьяна Быданова җиткерде. Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 1,35 % тәшкил итә. Татарстан Республикасы буенча теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе хәзерге вакытта 1,72% билгеләнгән.

Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 5 895 вакансия бар. Шәһәрнең 929 предприятиесе «Работа в России» порталында теркәлгән. Ел башыннан 558 кеше эшкә урнаштырылган.