Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү дәвам итә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары Вера Васильевна Балякинаны һәм Анна Антоновна Строкинаны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар.