Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 19:17 , 24.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:17 , 24.5 °C
26.04.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда Чернобыль һәлакәтен искә алу чаралары узды
Яр Чаллыда Чернобыль һәлакәтен искә алу чаралары узды
Яр Чаллыда Чернобыль һәлакәтен искә алу чаралары узды
Яр Чаллыда Чернобыль һәлакәтен искә алу чаралары узды

Яр Чаллыда Чернобыль һәлакәтен искә алу чаралары үткәрелде. Комсомол районында Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссариаты, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мәктәп укучылары радиацияле һәлакәт корбаннарын искә алырга Чернобыль геройлары хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе янына җыелдылар. Алар алдында Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева чыгыш ясады: «Бу кешеләр чын мәгънәсендә батырлык кылдылар, бик күп кеше гомерен саклап калдылар. Чернобыль авариясен ликвидацияләүче геройларга мәңгелек хәтер…»

Тантанада катнашучылар Чернобыль АЭС һәлакәтендә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Чернобыль геройларына куелган Истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар.

Автозавод районында Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүдә катнашучылар хөрмәтенә концерт программасы оештырылды, кунаклар алдында 24 нче мәктәп укучылары чыгыш ясады.

Чакырылган кунакларга рәхмәт сүзләрен Автозавод районы хакимияте Башлыгы Винер Харисов җиткерде: «Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүдә катнашып, каһарманлык һәм батырлык күрсәткән барыгызга да рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек, барлык игелекле эшләрегездә уңышлар телим», - диде ул.