Сәясәт
Яр Чаллының «Жемчужина» шифаханәсендә «Без – Тукай оныклары» төбәкара профиль сменасы эшчәнлеген башлады
«Жемчужина» шифаханәсе базасында татар телендә сөйләм телен үстерү буенча «Без – Тукай оныклары» төбәкара профильле сменасының тантаналы ачылышы узды. Сменага Россиянең тугыз регионыннан: Курган, Оренбург, Томск, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан, Удмуртия Республикасыннан, Башкортостан Республикасыннан һәм Татарстаннан фән олимпиадаларында, интеллектуаль конкурсларда, фестивальләрдә җиңүчеләр һәм призерлар, фәнни-гамәли конференцияләрдә, форумнарда, иҗтимагый проектларда катнашучылар җыелды.