Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 16:50 , 30.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 16:50 , 30.5 °C
12.08.2021
0
Поделиться
Яр Чаллының «Жемчужина» шифаханәсендә «Без – Тукай оныклары» төбәкара профиль сменасы эшчәнлеген башлады

«Жемчужина» шифаханәсе базасында татар телендә сөйләм телен үстерү буенча «Без – Тукай оныклары» төбәкара профильле сменасының тантаналы ачылышы узды. Сменага Россиянең тугыз регионыннан: Курган, Оренбург, Томск, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан, Удмуртия Республикасыннан, Башкортостан Республикасыннан һәм Татарстаннан фән олимпиадаларында, интеллектуаль конкурсларда, фестивальләрдә җиңүчеләр һәм призерлар, фәнни-гамәли конференцияләрдә, форумнарда, иҗтимагый проектларда катнашучылар җыелды.

 Катнашучыларны Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сәламләде.

Смена дәвамында балалар уникаль мәдәни-белем бирү чараларында катнашачак, татар теле, тарихы һәм мәдәнияте буенча белемнәрен камилләштерәчәкләр. Мастер-класслар һәм конкурслар яшьләрне социальләштерүгә, рухи-әхлакый һәм милли яктан тәрбияләүгә ярдәм итәчәк.