Пермь һәм Чаллы эшмәкәрләре арасында эшлекле элемтәләр биржасы
7 сентябрьдә Яр Чаллыда Пермь эшмәкәрләре белән эшлекле элемтәләр биржасы узачак.
Хәзер 07:49
,
21.5 °C
Хәзер 07:49
,
21.5 °C
7 сентябрьдә Яр Чаллыда Пермь эшмәкәрләре белән эшлекле элемтәләр биржасы узачак.
18 сентябрьдә Яр Чаллыда җиңел сәнәгать фестивале узачак.Фестивальдә Чаллы кием брендлары белән танышырга һәм үз продукциясен тәкъдим итәргә мөмкин булачак.
Тукай яр буенда "Китап FM" радиосы концерты узды. Күңел ачу чарасы Комсомол районы хакимияте тарафыннан оештырылды. Кунаклар алдында Татарстан Республикасы артистлары һәм "Энергетик" мәдәният йорты солистлары чыгыш ясады.
Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елы алдыннан әзерлеге турында матбугат конференциясендә Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде: "25 августта без педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясен уздырдык, анда 2021-2022 уку елына йомгак ясалды һәм 2022-2023 уку елына бурычлар куелды. Шулай ук август аенда без мәктәпкәчә, яшьләр өчен, физик культура мәгариф учреждениеләрен, мәктәпләрне кабул иттек. Барлык уку йортлары да кабул итү комиссияләре актлары буенча яңа уку елына кабул ителгән. Тикшерүне Роспотребнадзор, янгын сүндерү хезмәте үткәрде. Шул исәптән террорчылыкка каршы якланганлык буенча да эш алып барыла. Җирле бюджеттан мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыгын тәэмин итү 200 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Барлык уку йортларында да 1 сентябрьдә балаларыбызны кабул итү һәм эшне башлау өчен шартлар тудырылган".
Уку елы алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәр прокуратурасы вәкилләре белән берлектә белем бирү учреждениеләре янындагы урам-юл челтәрен тикшерде. Балаларны шәһәрнең белем бирү учреждениеләренә йөртүгә җәлеп ителгән 7 мәктәп автобусына тикшерү үткәрелде.