Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 12:38 , 25.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 12:38 , 25.5 °C
29.08.2022
0
Поделиться
ЮХИДИ белгечләре мәктәп янындагы барлык юлларны тикшерде

Уку елы алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәр прокуратурасы вәкилләре белән берлектә белем бирү учреждениеләре янындагы урам-юл челтәрен тикшерде. Балаларны шәһәрнең белем бирү учреждениеләренә йөртүгә җәлеп ителгән 7 мәктәп автобусына тикшерү үткәрелде.

«1 нче сентябрьдә, бәйрәм линейкаларын үткәрү чорында ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләр өчен көйләнми торган юл аркылы чыгу урыннарында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк», - дип хәбәр итте ЮХИДИ башлыгы урынбасары Илдар Әюпов.

Балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен кисәтү максатыннан, 2022 елның 22августыннан 11 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында "Игътибар-балалар!" профилактик акциясе узачак.