Чаллылылар төзүчеләргә ремонт тәмамлану уңаеннан рәхмәт белдерә
Бүген 24 комплекста «Безнең ишегалды» программасы кысаларында эш башкаручы подряд оешмалары хезмәткәрләре өчен төшке аш оештырылды. Чарада әйдәп баручы архитектор-шәһәр төзүче Олег Гордиенко, «ПАД» МУП директоры Марат Анисимов катнашты.