Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 04:37 , 18.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 04:37 , 18.5 °C
04.07.2023
0
Поделиться
Эшче яшьләр волейбол буенча турнирда ярышачак

Шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүче яшьләр арасында иң җәйге спорт төре - пляж волейболы буенча турнир 10 июльдә «Sundale» пляж клубында старт ала. Тантаналы ачылыш 18:00 сәгатьтә башлана. 

Пляж волейболы буенча турнир «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Чаллы җирле бүлеге ярдәме белән эшләүче яшьләр арасында XXII Спартакиада кысаларында уза.  Өстәмә мәгълүмат 57-08-70 телефоны буенча «Заман» яшьләр үзәге.