Төзелеш вакытлыча - ишегалды гомерлек
15 нче комплекста ишегалды бәйрәме узды. Әлеге комплекста яшәүчеләр Комсомол районы администрациясе белән берлектә төзүчеләр өчен бәйрәм төшке ашы әзерләде. Эссе һава торышын исәпкә алып, алар хезмәт кешеләрен шулпа, салатлар, камыр ризыклар һ әм өй компоты белән сыйладылар. Карбыз десертыннан башка да булмады.