Пенсия фонды идарәсе 8 яшькә кадәрге балалар өчен декабрь аенда 5 мең сум күләмендә түләү алмаган гаиләләргә агымдагы елның 31 мартына кадәр бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирергә кирәклеген искәртә. 31 марттан соң бер тапкыр бирелә торган түләүгә гариза бирү мөмкинлеге булмаячак. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, Президент Указы нигезендә 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларына, опекуннарына һәм попечительләренә бер тапкыр бирелә торган түләү гаиләдәге һәр балага 5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган барлык гаиләләргә Пенсия фонды декабрьдә өстәмә түләүне автомат рәвештә бирде.
Әмма бала гаиләдә 2020 елның 1 июленнән соң туган яисә ата-аналар Пенсия фонды тарафыннан ел дәвамында бирелгән балаларга түләүләрнең берсен дә сорап мөрәҗәгать итмәгән очракта, гаризаны мөстәкыйль рәвештә бирергә кирәк. Шулай ук түләүгә гаризаны указ чыкканнан соң, ягъни 2020 елның 18 декабреннән туган балаларга да бирергә кирәк.
Моның өчен ата-аналарга гаризада һәр баланың туу турында таныклыгы мәгълүматларын һәм акчалар күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк. Гариза шулай ук балаларына түләүләр алган ата-аналарның банк счеты ябылган очракта да кирәк булачак.