50%тан артык чаллылылар вакцинация уздылар
Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта вакцинаның беренче компонентын 180 002 кеше ясаткан, икенче компонентны 120 211 кеше куйдырган. Бу Яр Чаллының өлкән халкының 54,4%ы. Хәзерге вакытта вакцинацияне көнгә уртача 3 500 кеше уза.