Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:21 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:21 , 19.5 °C
29.10.2021
0
Поделиться
«Шәһәр укучылары советы» спикер постына кандидатлар дебатлары үткәрде

«Шәһәр укучылары советы» балалар иҗтимагый оешмасы спикеры постына кандидатлар дебатлары узды. Санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү өчен дебатлар онлайн-форматта үткәрелде.

Быел иң зур балалар иҗтимагый оешмасы спикеры постына ике кандидат – 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең ике вәкиле тәкъдим ителә.

Беренче кандидат – Викторова Миленагамәлдәге спикер. Үз сайлау алды программасында Милена укучылар өчен ораторлык осталыгы мәктәбен оештырырга тәкъдим итә.  Бу укучыларга укуда гына түгел, ә үз фикереңне төгәл әйтә белү һәм үз-үзешә ышанычны үстерүгә дә ярдәм итәчәк дип ышана Милена.

Икенче кандидат – Кардашевская Анастасия– кече яшьтәге мәктәп укучыларының мәктәп советларын оештырырга тәкъдим итә, алар анда мәктәп үзидарәсе нигезләрен үзләштерәчәкләр.  

Быел «Шәһәр укучылары советы» балалар иҗтимагый оешмасы спикерын сайлау 4 ноябрьдә узачак. Сайлауларның форматы шәһәрдәге эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып билгеләнәчәк.