Яр Чаллыда спорт ориентлашуы буенча Россия Беренчелеге уза
2 майдан 5 майга кадәр Яр Чаллы шәһәрендә спорт ориентлашуы буенча Россия Беренчелеге уза. Ярышларда Россия Федерациясенең 44 субъектыннан 1000нән артык спортчы катнаша. 2 һәм 3 май көннәрендә ярышлар шәһәр маршрутлары буенча кросс-спринт дисциплиналарында үтте. Стартлар Яр буе паркы Майданыннан һәм Җиңү паркы территориясеннән бирелде.