Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 00:21 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 00:21 , 20.5 °C
02.05.2022
0
Поделиться
Яр Чаллы шәһәре Наил Хәлиуллин белән хушлашты

Все фото

Украинаны демилитарлаштыру һәм денацификацияләү буенча махсус операция барышында өлкән сержант Наил Вагыйз улы Хәлиуллин һәлак булды. 49 яшьлек ир-ат  Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссариатыннан 8 апрельдә җибәрелгән иреклеләр отрядына кергән була. Аның тормыш иптәше һәм өч баласы калды. Бүген җирләү узды.

Кайгы уртаклашу сүзләрен шәһәр мэры Наил Мәһдиев җиткерде: «Наил Вагыйз улы бәлагә юлыккан кешеләрне коткарырга китте. Кызганычка каршы, безнең ватандашларыбыз сигез елдан артык бомба һәм снарядлар шартлавы астында яшиләр. Мариупольдән күченгән кешеләр рус булу сәбәпле аларга каршы игълан ителгән сугыш дәһшәтләре турында сөйләделәр. Бүген Украинадагы хәлләр, һичшиксез, барыбызны да борчый», - диде ул.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, әлеге батырлык үсеп килүче буынга каһарманлык һәм фидакарьлек үрнәге булачак.

Барлык оештыру мәсьәләләрен Башкарма комитет үз өстенә алды. Наил Вагыйз улын соңгы юлга корал залплары белән озаттылар.