Шәһәр Советы депутатына кисәтү белдерделәр
Рөстәм Гайнуллов керемнәр турында декларациясен тутыру барышында хаталар җибәргән. Бүген Шәһәр Советы сессиясе барышында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шрша хәбәр иткәнчә, депутатның исәпкә алынмаган керемнәре теркәлгән, счеттагы акчасы дөрес күрсәтелмәгән, кушымта аша алынган чит ил компанияләрендә акцияләр, милектәге торак булмаган бина мәйданы.