Ел саен үткәрелә торган «Сәнгать төне» акциясе көнендә китапханә милләтара аралашу үзәгенә әвереләчәк. Акциянең рәсми темасы «Сәнгать берләштерә». Барлык теләүчеләр шигъри укуларда, мастер-классларда, язучылар һәм рәссамнар белән очрашуларда катнаша алачак.
Шәһәр үзәк китапханәсенең кече картиналар галереясендә 17:00 сәгатьтә 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Традицияләр һәм хәзерге заман» дип исемләнгән төркемле күргәзмәсе ачыла.
Чараның кунаклары - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Рият Мөхәммәтдинов һәм Сәгыйдә Сираҗиева үз иҗатының серләре белән уртаклашачак. Экспозициядә 40тан артык рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать эшләре тәкъдим ителәчәк.