Яр Чаллы балалар бакчасында кызыклы сөйләшү уздырылды
«Профессионалитет» федераль проекты (милли проект «Яшьләр һәм балалар») кысаларында шәһәр төзүче предприятиедә хезмәт куючы ата-аналар белән мәктәпкәчә яшьтәге балалар очрашуы узды. Балалар алдында «КАМАЗ Лизинг компаниясе»нең төбәк директоры һәм КАМАЗның смена җитәкчесе чыгыш ясады. Чара Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгына һәм КАМАЗ йөк машинасының чыгарылуының 50 еллыгына багышланды.