2025 ел йомгаклары буенча Яр Чаллы шәһәре бюджеты керемнәренең гомуми күләме 25,1 млрд сум тәшкил итте, ә чыгымнар өлешен фактик үтәү 24,8 млрд сумга җитте. Бюджет барлык планлы билгеләнешләрне үтәп һәм кабул ителгән йөкләмәләрне тулы күләмдә башкарып үтәлде. Бу хакта Шәһәр Советының социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанслар идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова сөйләде.
Бюджетка 12,3 млрд сум үз кереме һәм 12,8 млрд сум түләүсез керемнәр керде. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, гомуми керемнәр 3,1 млрд сумга арткан. Салым һәм салым булмаган керемнәр буенча планлы билгеләнешләр арттырып үтәлгән һәм 121% тәшкил иткән.
Салым керемнәренең төп өлешен (75%) традицион рәвештә физик затларның кеременә салым (НДФЛ) тәшкил итә, аның күләме 8,2 млрд сумга җиткән. Әлеге салым буенча 1,1 млрд сумга үсеш шәһәр предприятиеләрендә хезмәт хакының уртача 107,3%ка артуы, дивидендлар түләү һәм салым күчерү нормативы арту белән бәйле. Өстәмә рәвештә бюджет гадиләштерелгән һәм патент системалары буенча җыелма керемгә салымнар (1,5 млрд сум) һәм милек салымнары (827 млн сум) исәбенә тулыланды.
Салым булмаган керемнәр күләме 1,3 млрд сум тәшкил итте, анда җир өчен аренда түләве (845 млн сум) төп керем чыганагы булды. Югарырак бюджетлардан түләүсез керемнәр (12,8 млрд сум) нигездә федераль вәкаләтләрне тормышка ашыру өчен субвенцияләр, чыгымнарны берлектә финанслауга субсидияләр, шулай ук башка бюджетара трансфертлар исәбенә формалашты.
Чыгымнарның икътисадый структурасы социаль юнәлешен саклап калды. Акчаларның иң зур өлеше — 68%ы — хезмәт хакын түләүгә юнәлдерелде. Гомумән алганда, социаль-мәдәни өлкәне тәэмин итүгә чыгымнар 16,8 млрд сум тәшкил итте, бу узган ел дәрәҗәсеннән 13%ка артыграк. Финанслауның артуы хезмәт хакының минималь күләмен күтәрү, тармак белгечләренең хезмәт хакы арту һәм муниципаль учреждениеләр челтәрен киңәйтү, шул исәптән 39нчы яңа күппрофильле мәктәпне ачу белән бәйле. Гомуми (7,5 млрд сум) һәм мәктәпкәчә белем бирү (5,7 млрд сум) оешмаларын, шулай ук мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрен тотуга зур күләмдә акчалар бүлеп бирелде.
Ел эчендә социаль сәясәтне финанслауга 1,1 млрд сум юнәлдерелгән. Әлеге акчалар ташламалы категориягә керүче укучыларны, шул исәптән махсус хәрби операция катнашучыларының һәм күпбалалы гаиләләрнең балаларын бушлай тукландыруны оештыруга, шулай ук балалар бакчалары өчен ата-аналар түләвен компенсацияләүгә һәм аннан азат итүгә тотылды. Моннан тыш, ятим балаларга ярдәм итү, яшүсмерләрне эшкә урнаштыру, җәйге лагерьларга юлламаларны арзанлаштыру, ташламалы категориядәге кешеләр өчен юл хакын компенсацияләү, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү һәм ветераннарга ярдәм итү программалары финансланды. Профильле программалар кысаларында шулай ук табибларга максатчан түләүләр һәм педагогик белгечлекләр студентларына стипендияләр бирелде.
«Милли икътисад» тармагын финанслау 2,4 млрд сум тәшкил итте. Автомобиль транспорты өлкәсенә 1,2 млрд сум, шул исәптән ташучыларга алынмый калган керемнәрне каплауга һәм зур сыйдырышлы автобуслар лизингын түләүгә юнәлдерелде. Юл хуҗалыгына, шул исәптән юлларны чистарту һәм ремонтлауга тотылган чыгымнар 1,1 млрд сум тәшкил итте.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 1,2 млрд сум үзләштерелде. Бу акчалар күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауга, урам яктырту челтәрләрен түләүгә һәм тотуга, шулай ук шәһәр территорияләрен төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә юнәлдерелде. Аерым пункт белән табигатьне саклау чаралары, шул исәптән рөхсәт ителмәгән чүплекләрне бетерү финансланды.