Яр Чаллыда 44 меңнән артык кеше COVID-19га каршы вакцинация узды
Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү дәвам ителә. Беренче компонентны 44 225 кеше, икенче компонентны – 34 047 чаллылы алган. Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр иткәнчә: " Шәһәрдә безгә 247 меңнән артык кешене, ягъни 18 яшьтән өлкәнрәк булган шәһәр халкының 60% - ын вакцинацияләргә кирәк. Бу җитәрлек иммун катлама булдыру өчен кирәк, бу исә инфекция таралуны туктатырга һәм барыбызга да гадәти тормыш рәвешенә әйләнеп кайтырга мөмкинлек бирә» , – дип билгеләп үтте ул.