Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 14:36 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 14:36 , 27.5 °C
26.05.2021
0
Поделиться
Наил Мәһдиев асылмалы линия арматурасын җитештерүе белән танышты
Наил Мәһдиев асылмалы линия арматурасын җитештерүе белән танышты
Наил Мәһдиев асылмалы линия арматурасын җитештерүе белән танышты
Наил Мәһдиев асылмалы линия арматурасын җитештерүе белән танышты
Наил Мәһдиев асылмалы линия арматурасын җитештерүе белән танышты

Наил Мәһдиев бүген «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып баручы «ТЭСК» предприятиесендә булды. Компания үзйөрешле изоляцияләнгән үткәргечле һава-бүлү челтәрләре өчен асылмалы линия арматурасын җитештерә. Продукция энергетика тармагында кулланыла.

Шәһәр мэрын оешманың техник директоры Фәнил Динмөхәммәтов каршы алды. Ул предприятие буенча экскурсия үткәрде. 

Предприятиенең үз конструкторлык һәм техник бүлекләре бар. Барлык җитештерелгән материаллар сынау лабораториясендә контроль уза.

Бүген биредә 43 ләп кеше эшли. Уртача хезмәт хакы – 35 мең сум.

Фәнил Динмөхәммәтов сөйләвенчә, быел предприятиедә10 кВ киеренкелектәге җитештерелә торган продукциянең ассортиментын арттыру планлаштырыла. Шулай ук хәзерге вакытта Чаллы предприятиеләре белән комплектлау детальләрен локальләштерүне арттыру буенча эш алып барыла. Haier Кытай компаниясе белән хезмәттәшлек итү дә карала.

 «ТЭСК» компаниясе  хезмәт хакы, җитештерү күләме буенча ТОСЭР резидентларына билгеләнгән барлык таләпләрне үтәп килә. Бу автомобиль төзелеше белән бәйле булмаган заманча кече бизнес предприятиесе. Кыенлыкларга карамастан, предприятие эшләп килә, башка шәһәр оешмалары белән хезмәттәшлек итә, киләчәккә дә планнары бар. Безнең өчен бу бик мөһим күрсәткеч. Чаллыда мондый предприятиеләр күбрәк булсын иде, - диде Наил Мәһдиев коллективны эшмәкәрләр көне белән котлап.