Яр Чаллыда беренче автомобиль юлында вакытлыча светофор сүндерелде
Бүген 8:00 дән 17:00 гә кадәр М-7 федераль трассасының 1049 чакрымында светофор эшләмәячәк. Хәрәкәт иткәндә өстенлекне бирүче юл билгеләренә таянып эш итү сорала.
Хәзер 21:36
,
21.5 °C
Хәзер 21:36
,
21.5 °C
Бүген 8:00 дән 17:00 гә кадәр М-7 федераль трассасының 1049 чакрымында светофор эшләмәячәк. Хәрәкәт иткәндә өстенлекне бирүче юл билгеләренә таянып эш итү сорала.
Яр Чаллыда торбаларны опрессовкалаганнан соң кайнар су бирүне вакытыннан алда бирделәр. 22 һәм 23 майда, ял көннәрендә, Яр Чаллы җылылык челтәрләре ЗЯБ поселогы йортларында кайнар су бирүне башлап җибәрде.
Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Шәһәрдәшләр прививканы поликлиникаларда һәм «Омега» сәүдә үзәгендә урнашка медицина пунктында ясата алалар.
Чаллыда су коену сезоны 1 июньнән башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк. ТР буенча Россия МЧС Баш идарәсенең ГИМС Үзәгенең Яр Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов сөйләвенчә, Яр Чаллы инспекторлык бүлегендә биш пляж һәм аз сыешлы суднолар өчен тугыз база (корылма) исәптә тора. Хәзерге вакытта аларны әзерләү бара.
22 майда "Прибрежный" паркында спорт ориентлашуы буенча "Россия азимуты-2021"Бөтенроссия массакүләм ярышлары узды. Ярышларда ориентлашу буенча профессионаллар гына түгел, ә спорт сөючеләр дә катнашты, шулай ук бу мавыктыргыч спорт төрендә үзләрен сынап карарга теләүчеләр дә бар иде. Стартка 2115 кеше чыкты. Һәр төркемдә җиңүчеләр медальләр, дипломнар, кубок белән бүләкләнде.