Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:34 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:34 , 19.5 °C
24.05.2021
0
Поделиться

Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Шәһәрдәшләр прививканы поликлиникаларда һәм «Омега» сәүдә үзәгендә урнашка медицина пунктында ясата алалар.

«Беренче компонент белән 42 018 кеше прививка ясаткан, вакцинаның икенче компонентын 33 354  кеше алган», – дип хәбәр итте шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев

Вакцина ясатучыларның 46% ы - 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк кешеләр.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 2 555 очрагы теркәлгән. Медицина күзәтүенә 100 кеше алынган, 8 440 кеше медицина күзәтүеннән төшерелгән.