Суббота, 02 мая 2026
Һава торышы Хәзер 20:37 , 7.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 20:37 , 7.5 °C
30.03.2026
0
Поделиться
«Юл белгечләре» Яр Чаллы балалар бакчасында җыелды

Брейн-рингның мактаулы кунаклары булып «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Яр Чаллы шәһәре буенча баш белгече Ләйсән Закирова һәм ЮХИДИнең пропаганда бүлеге әйдәп баручы белгече Ләйсән Уйбекова катнашты. Уен ситуацияләре һәм тылсымчылар катнашындагы әкияти сюжет ярдәмендә балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча югары дәрәҗәдәге белемнәрен һәм юл хәлләрендә дөрес ориентлаша белүләрен күрсәттеләр.