Авыл хуҗалыгы ярминкәләре «Төзүче» стадионы, ипподром территориясе һәм «Южный» агросәнәгать паркы каршында узды. 33 миллион сумлык 662 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде.
Чаллылылар: бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кәбестә һәм ит продуктларын актив сатып алды.
Киләсе ярминкәләр 16 ноябрьдә расланган мәйданчыкларында уза.