«Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында «Бөек рухлы хатын-кыз» конкурсының финалы узды.Яр Чаллыда яшәүче 19 хатын-кыз, ике төп социаль категорияне – махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарын һәм үсеш үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче әниләрне – тәкъдим итеп, үзләре, гаиләләре турында сөйләделәр, барлык катнашучыларга тормыш ныклыгын, актив гражданлык позициясен һәм авыр тормыш хәлләрен җиңеп чыгу сәләтен күрсәттеләр.
Катнашучылар сәхнәдә иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар, шәхси тәҗрибәләре турында сөйләделәр, җырлар башкардылар, авторлык шигырьләрен укыдылар һәм балалары, ирләре, туганнары белән бергә сәхнәгә күтәрелделәр.
Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча 31 яшьлек Дарья Нусратова абсолют җиңүче һәм «Бөек рухлы хатын-кыз» исеменә лаек дип танылды. Ул үз чыгышында ире Тимурның махсус хәрби операция барышында авыр яраланганнан соң комиссовать ителүе турында сөйләде. Дарья ире белән бергә актив гуманитар эшчәнлек алып бара, Херсон өлкәсенең социаль приютларындагы күпбалалы һәм азтәэминатлы гаиләләрдән булган балаларны үз канаты астына алган. Җиңүче үзе «Махсус хәрби операция ветераннары шәһәр советы» ассоциациясендә белгеч булып эшли. Конкурста Дарья «Настоящие русские женщины» җырын башкарды, аның авторы да махсус хәрби операция катнашучысының хатыны Татьяна Матюхина.
38 яшьлек Маргарита Бондарева беренче вице-мисс булды. Аның ире махсус хәрби операция башланганнан бирле мобилизацияләнгән, һәм конкурс үткәрү вакытына инде җиде ай аның турында берни дә билгеле түгел. Маргарита өч бала тәрбияли, шуларның җиде яшьлек уртанчы баласына «аутизм» диагнозы куелган. Ул белеме буенча психолог һәм психологик юнәлештәге хәйрия чаралары үткәрә. Чыгышы барышында Маргарита шәһәрнең охшаш хәлдә калган гаиләләргә ярдәмгә мохтаҗлыгын билгеләп үтте һәм үз үрнәгендә үз-үзеңә бикләнмәскә кирәклеген күрсәтергә теләвен әйтте.
Рита Мөстәкыймова икенче вице-мисс дип танылды, ул бөтен гаиләсе озатуында «Минем дөнья» авторлык шигыре белән сәхнәгә чыкты. Рита паралимпия спортчысы булган кызы белән горурлануын аерым билгеләп үтте.
Чараны оештыручылар булып «Миссис Татарстан – 2021» һәм «Миссис Россия International 2021» конкурслары җиңүчесе Екатерина Климушина, шулай ук җирле модель агентлыгына нигез салучы Элина Шамсунова, фотограф Дмитрий Андреев чыгыш ясады. Проект Башкарма комитет һәм «Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Билгеләп үтәргә кирәк, Екатерина Климушина үзенчәлекле балалар әниләре өчен республика конкурсын инде гамәлгә ашырган иде, ул киң җәмәгатьчелек резонансы һәм уңай реакция алды.
Финалисткалар түбәндәге титулларга ия булдылар:
Галина Шәрипова – «Миссис Харизма»
Алия Сәмигуллина – «Миссис Сөйкемлелек»
Айсылу Гардисламова – «Миссис Нәзакәть»
Фирүзә Минеева – «Миссис Фото»
Светлана Гаврилова – «Миссис Илһам»
Зарина Закирова – «Миссис Уникальлек»
Алия Созина – «Миссис Шарм»
Гүзәл Сабитова – «Миссис Мәрхәмәтле йөрәк»
Екатерина Варламова – «Миссис Камиллек»
Илмира Минһаҗева – «Миссис Иҗат»
Дарья Нусратова – «Миссис Тамашачылар мәхәббәте»
Алсу Клипова – «Миссис Ел үрнәге»
Эльмира Фатихова – «Миссис Стиль»
Надежда Воробьева – «Миссис Интеллект»
Алсу Әхмәтова – «Миссис Грация»
Ләйсән Хасаншина – «Миссис Талант»
Эльвира Сафина – «Миссис Соклангычлык»