Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 05:30 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 05:30 , 19.5 °C
14.06.2021
0
Поделиться

15 июньгә кадәр Татарстан Республикасында урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 класс).

15 июньдә республика территориясендә урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, көндез урыны белән боз явуы ихтимал.

Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр фаразлана.  Аерым районнарда яшен,  урыны белән боз явуы ихтимал. Җил көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба секундына 4-9 метр тизлектә, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы +13..+18 градус. Көндез максималь һава температурасы +26..+30 градус.