Суббота, 30 мая 2026
Һава торышы Хәзер 20:49 , 14.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 20:49 , 14.5 °C
01.12.2025
0
Поделиться
Чаллының яшел фонды 6 294 гектар тәшкил итә

Барлыгы 15 798 кыйммәтле агач утыртылды. Бу хакта административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Алмаз Хамматов хәбәр итте.

Тугыз ай дәвамында Башкарма комитетка агачларны кисү буенча 656 гариза килгән.  7083 агачны кисү өчен 608 рөхсәт кәгазе бирелде.  48 тапкыр агачларын кисүне тыйганнар, шул рәвешле 1030 агач һәм 115 куакны саклап калганнар. Яшеллекне юк иткән өчен шәһәр бюджетына 6 млн 725 сум акча килде. Киселгән агач-куаклар өчен 15 798 данә яңасы утыртылды.