Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:32 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:32 , 21.5 °C
12.04.2023
0
Поделиться

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия республика халкын элмә такталарында, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан итте.
Конкурс татар телен саклау һәм популярлаштыру, республика халкының игътибарын исем, язулардагы хаталар проблемасына җәлеп итү максатыннан үткәрелә.