Статистика һәм эпидемиологик анализ мәгълүматлары ышандырырлык рәвештә раслый: идарә ителә торган һава-тамчы йогышлы авырулары белән күбесенчә прививка ясатмаган гражданнар авырый, шул ук вакытта аларда авырулар шактый авыррак, өзлегүләр белән һәм еш кына сәламәтлек өчен җитди нәтиҗәләр белән уза.
2025 елгы прививка кампаниясе барышында гриппка каршы 278 550 кеше вакцинацияләнде, бу шәһәр халкының 53%ын һәм планлаштырылган күләмнең 85,3%ын тәшкил итте. Килгән барлык вакцина тулысынча тотылып бетте. Студентларны вакцинацияләүгә аеруча игътибар бирелде. Кампаниянең башлангыч этабында югары һәм урта уку йортлары укучылары арасында колачлау нибары 35% тәшкил итте. Аңлату эшләре үткәрелгәннән һәм мәгариф учреждениеләренә 24 күрсәтмә бирелгәннән соң студентларны вакцинацияләү дәрәҗәсе 83,2%ка кадәр күтәрелде.
Профилактик прививкалардан баш тартучы гражданнар белән системалы эш дәвам итә. 2025 елда уңай динамика күзәтелә: кире каралган баш тартулар өлеше узган елгы 51,2%ка каршы 68,7%ка кадәр артты. Белгечләр актив агарту эшчәнлеге алып бара: массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясый, ата-аналар җыелышларында катнаша, дәвалау-профилактика учреждениеләренең госпиталь эпидемиологлары белән даими киңәшмәләр үткәрә.