Воскресенье, 31 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:03 , 13.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:03 , 13.5 °C
24.11.2023
0
Поделиться
Яр Чаллыда Әниләр көнен билгеләп үттеләр
Яр Чаллыда Әниләр көнен билгеләп үттеләр
Яр Чаллыда Әниләр көнен билгеләп үттеләр
Яр Чаллыда Әниләр көнен билгеләп үттеләр
Яр Чаллыда Әниләр көнен билгеләп үттеләр

Яр Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Үзәк район халкы өчен Әниләр көненә багышланган "Сиңа барысы өчен дә рәхмәт белдерәм" дигән бәйрәм концерты узды. Тамашачылар алдында шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады. Һәр чыгыш ясаучы залда утыручы әниләр һәм әбиләрне бәйрәм белән котлап җылы сүзләр җиткерде. Тантаналы чарада балаларны тәрбиягә алган әниләр, күп балалы әниләр адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Бәйрәм кунакларын Үзәк район хакимияте башлыгы Эдуард Фәттахов котлады.

Концертны «Кызыл тау» мәдәни үзәге солистларның һәм  музыкантларның, 3 нче балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләрнең һәм башка коллективларның иҗади номерлары бизәде.