Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:13 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:13 , 28.5 °C
28.12.2021
0
Поделиться
Яшь чаллылыларга «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында бүләкләр тапшырыла

«Теләкләр чыршысы – 2021» хәйрия акциясе кысаларында мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина 10 яшьлек Ульянага фигуралы шуу өчен тимераяклар тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр җитәкчелеге һәм Шәһәр Советы депутатлары кичә балаларның теләкләре язылган шарларны чыршыдан салдырдылар. Күбесе инде бүген үк хатларны язучыларны сөендерергә өлгерде.  

Шулай итеп, Шәһәр Советы депутаты Алексей Горшков вәгъдә ителгән бүләкләрне тапшырды инде. Ул 15 яшьлек Арсенийга велосипед, ә 4 яшьлек Радмирга «Фиксики» электрон конструкторын бүләк итеп, яшь чаллылыларның хыялларын тормышка ашырды.

16 яшьлек Әдилә Кузнецованың «Кыш Бабае» – Шәһәр Советы депутаты Әхәт Галәүтдинов кызга скейтборд бүләк итте.

Шәһәр Советы депутаты Раил Миңнегалиев берьюлы өч баланың хыялларын тормышка ашырды. Леонид Абрамовка робот-трансформер бүләк ителде, Диләрә Латыйпова бүләк буларак балалар косметикасын кабул итте, ә Аркадий Русаковның хәзер велосипеды бар.