«Заман» яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр Отрадный шәһәрендә узган, Җиңү көненә багышланган, Самбо буенча ачык турнирда катнаштылар. Яр Чаллы данын турнирда өч самбочы яклады, алар барысы да ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар яулады. 1 нче урынны Әмирхан Тимеров (20 кг авырлык категориясендә), 2 нче урынны Шамил Ганиев алды (26 кг авырлык категориясендә), 3 нче урында - Булат Камалиев (46 кг авырлык категориясендә).
Ярышларда Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләреннән, Мордовия республикасыннан һәм башка төбәкләрдән 146 спортчы катнашты.
Балалар тренер Владимир Тимофеев җитәкчелегендә шөгыльләнә.