Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 16:55 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 16:55 , 28.5 °C
28.05.2021
0
Поделиться
Яшь чаллылылар BabySkills-2021 балалар чемпионатының Бөтенроссия этабында 19 медаль яуладылар
Яшь чаллылылар BabySkills-2021 балалар чемпионатының Бөтенроссия этабында 19 медаль яуладылар
Яшь чаллылылар BabySkills-2021 балалар чемпионатының Бөтенроссия этабында 19 медаль яуладылар

Яр Чаллы балалар бакчасының 20 тәрбияләнүчесе мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү буенча «BabySkills-2021» чемпионатының Бөтенроссия этабында катнашты. Аларның 19ы призлы урыннар яулды, берсе номинациядә җиңүче булды.

Яшь чаллылылар «Инженер-төзелеш эше», «Программалаштыру», «График дизайн», «Музыкаль җитәкче», «Мәктәпкәчә тәрбия», «3D-дизайнер», «Физик культура, спорт һәм фитнес», «Кондитер эше», «Лаборатор химик анализ», «ЮХИДИ инспекторы» компетенцияләрендә осталыкларын күрсәттеләр.

Чемпионат өч этапта үткәрелде. Муниципаль этапта 11 һөнәр буенча белем һәм осталык күрсәтеп, 99 укучы катнашты.  Чемпионатның II региональ этабында муниципаль этапның 34 җиңүчесе ярышларын дәвам итте, шуларның 20 баласы төбәкара (Бөтенроссия) этапка чыкты.

I төбәкара балалар чемпионаты «BabySkills-2021» җиңүчеләре дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Призерларның исемнәре белән биредә танышырга мөмкин .

«BabySkills-2021» балалар чемпионатының Бөтенроссия этабында Россия Федерациясенең 11 регионыннан: Ленинград өлкәсе, Краснодар крае, Татарстан Республикасы, Дагстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Архангельск өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Сахалин өлкәсе, Красноярск крае, Чиләбе өлкәсе, Мәскәү шәһәреннән тәрбияләнүчеләр катнашты.