Комсомол районында өлкән буын декадасы кысаларында «Көз алтын булсын» акциясе уза.
Яшь чаллылылар әти-әниләре һәм педагоглары белән бергә фантазия һәм осталыкларын күрсәттеләр әби-бабайларга бүләк итеп үз куллары белән оригиналь открыткалар ясадылар. Акциядә Комсомол районының барлык мәктәпләре катнаша. 600дән артык открытка ясалган.