Четверг, 21 мая 2026
Һава торышы Хәзер 04:06 , 11.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 04:06 , 11.5 °C
21.02.2023
0
Поделиться
Автокалада «Укытучылар турында бергәләп укыйбыз» әдәби марафоны уза

«Укытучылар турында бергә укыйбыз» әдәби марафонында 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге укучылар катнаша ала.

Марафон 2023 елның 1нче мартында – Бөтендөнья кычкырып уку көнендә узачак. Марафонда катнашучылар укытучылар турында китап укып камерага яздыралар һәм марафонның «Укытучылар турында бергәләп укыйбыз» видеоальбомына үзләре урнаштыралар.

Чаллы үзәк китапханәсенең Вконтактедагы группасы  https://vk.com/bibl_chelny

Иң кызыклы эшләрнең авторлары «Балалар китапларында укытучы образы» республика акциясендә (оештыручы – «Республика балалар китапханәсе») катнашачак.

Конкурс кагыйдәләре белән тулырак кушымтада танышырга мөмкин _o_marafone.pdf