Янгын куркынычсызлыгы буенча XX Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Беренче урынны 37нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Лия Сәмигуллина, икенче урынны 6нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Анастасия Әхмәтҗанова, өченчене - 46нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Есения Зрячих алды. Балаларга мактау грамоталары, бүләкләр, ә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагогларына рәхмәт хатлары тапшырылды.