Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:13 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:13 , 27.5 °C
14.04.2022
0
Поделиться

«Яңа исемнәр» фонды стипендиатларының II Бөтенроссия конкурсы тәмамланды. Конкурс Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән иҗади үсешне күзәтү һәм Иветта Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» Хәйрия фондының иң перспективалы стипендиатларына ярдәм итү максатыннан үткәрелде. Конкурста катнашу өчен гаризалар Россиянең 26 регионыннан 168 стипендиатыннан теркәлгән.

1 нче балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүче Алиса Демакова "Халык уен кораллары. Думбра" номинациясендә стипендиясен өченче ел рәттән раслый.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, Лауреат исемен яулаган яшь талантлар Фонд Стипендиаты исемен раслый һәм Суздаль шәһәрендәге Халыкара җәйге иҗат мәктәбенә юллама белән бүләкләнә.