Суббота, 02 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:21 , 11.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:21 , 11.5 °C
31.03.2026
0
Поделиться
«Яр Чаллы»: үзәк шәһәр китапханәсе туган якны өйрәнү фестиваленә чакыра

Фестиваль программасында: Татарстан Республикасының халык рәссамы, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Мадияр Хаҗиевның картиналары күргәзмәсе, Владимир Высоцкий исемендәге автор җыры клубы чыгышы, тере музыка һәм шигърият, шәһәр халкы көнкүрешенең тарихи реконструкциясе, халык осталары катнашында «Фикерләр салават күпере» дигән остаханә дәресләре, «Тарихи мирасны ничек сакларга һәм моның өчен шәһәр халкы нәрсә эшли» темасына лекторий урын алган.

Фестиваль 4 апрель көнне 14:00 сәгатьтә Үзәк шәһәр китапханәсендә (Ямашев бульвары, 4/14А) ачылачак.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (917) 271-27-47.

Яшь чикләве: 6+

Керү ирекле