Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:13 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:13 , 27.5 °C
21.05.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда ата-аналар һәм эшләүче яшьләр өчен WORKSHOP-практикум узачак

26 май көнне 18:00 сәгатьтә «Заман» яшьләр үзәгендә әти-әниләр һәм эшләүче яшьләр өчен «ВИЧ һәм СПИД. Үз-үзеңне ничек сакларга» темасына WORKSHOP-практикум узачак. Чарада Республикада СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәгенең Яр Чаллы шәһәрендәге филиалының профилактика бүлеге мөдире Надежда Иванова чыгыш ясаячак.

Очрашу барышында ВИЧ һәм СПИД авыруларының аермасы һәм үзенчәлекләре, ВИЧ-инфекцияне йоктыруның юллары һәм төрле очраклары турында сүз алып барылачак.

Моннан тыш, чарада катнашучылар ВИЧ буенча аноним һәм бушка экспресс-тест үтә алачак.