Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:21 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:21 , 20.5 °C
23.08.2021
0
Поделиться
Шәһәр үзәк китапханәсендә Шәһәр көненә багышланган күргәзмә ачыла

26 август көнне 16:00 сәгатьтә Шәһәр үзәк китапханәсендә ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Яр Чаллы дәүләт татар драма театры рәссам-декораторы Ләйсән Галимованың шәхси күргәзмәсе ачыла. Экспозиция Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган.

Туган як тарихына, аның тарихи мирасына мәхәббәт аның иҗатында чагылыш таба. «Әни сүзе» күргәзмәсе матур рәсемнәрдә һәм графикада тәкъдим ителгән. Картиналарның тематикасы Татарстан Республикасы, аның күпмилләтле халкы тарихы һәм язмышы белән бәйле.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26