Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясенең зур залында Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары бертуган Анатолий һәм Александр Петровларның 75 еллыгына багышланган күргәзмәсе ачылды. «Хәтер дулкыннары буйлап» экспозициясенең беренче өлеше Александр Александровичның әсәрләрен тәкъдим итә, залның «Колористик киңлекләр» исемле икенче өлешен Анатолий Александровичның рәсем сәнгате әсәрләре били.
Бертуган Петровлар 1951 елда Татарстан АССРның Ямаш авылында туган. Бергәләп Рязань сәнгать училищесын, аннары Мәскәү югары сәнгать-сәнәгать училищесын тәмамлаганнар. Татарстан Республикасының халык рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Петровның рәсем сәнгате һәм скульптура иҗаты республикада һәм аннан читтә киң билгеле. Ул Яр Чаллыда яши һәм иҗат итә.
Анатолий Петров Мәскәүдә яши һәм эшләп килә. Ул, бертуганы кебек үк, РСФСР Сәнгать фондында скульптор булып эшләгән, башкаладагы Христос Коткаручы гыйбадәтханәсенең скульптура бизәлешен торгызу эшләрендә катнашкан. 25 елдан артык рәсем сәнгате белән шөгыльләнә.
Күргәзмәне ачу тантанасы җылы, дусларча мохиттә узды. Рәссамнарны котларга хезмәттәшләре, дуслары, шәкертләре һәм гүзәллекне бәяләүчеләр килде. Картиналар галереясе директоры урынбасары Рузия Вәлиуллина сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм Анатолий белән Александр Петровларга мәдәният идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Күргәзмә авторлары шәһәрнең профессиональ рәссамнарыннан күпсанлы котлаулар кабул итте: Россия Рәссамнар берлегенең Яр Чаллы бүлеге рәисе Ленар Әхмәтов, Россиянең атказанган рәссамы Владимир Акимов, Татарстан Республикасының халык рәссамнары Виктор Анютин һәм Анатолий Пашин, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Виктор Крайников.
Тантана ияләрен 2 нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Марина Белкина, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты Наталья Әмирова котлады.
Күргәзмә 3 май көненә кадәр дәвам итәчәк.