Пятница, 05 июня 2026
Һава торышы Хәзер 20:40 , 12.9 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 20:40 , 12.9 °C
07.10.2024
0
Поделиться
Чаллының күп балалы гаиләләренә түләүләр 128 миллион сум тәшкил итте
Чаллының күп балалы гаиләләренә түләүләр 128 миллион сум тәшкил итте

Яр Чаллы шәһәрендә 6600 күп балалы гаилә теркәлгән. Аларда 20685 бала тәрбияләнә. Хәзер барлык гаиләләрнең дә махсус таныклыклары булачак.

Бу хакта шәһәр хакиме Наил Мәһдиев белән аппарат киңәшмәсендә социаль яклау идарәсе башлыгы Ленар Шакиров хәбәр итте.

Гамәлдәге кануннар нигезендә күпбалалы гаиләләргә түбәндәге субсидияләр түләнә: торак һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең 30 процент чыгымын, 6 яшькә кадәрге балаларга дарулар алу һәм укучыларга мәктәпкә йөрү өчен акча.