Понедельник, 01 июня 2026
Һава торышы Хәзер 13:04 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 13:04 , 19.5 °C
11.04.2025
0
Поделиться
Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр
Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр
Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр

Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру тантанасы узды. Чарага Башкортстаннан да күренекле кунаклар килде.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин килгән тамашачыларны сәламләде, Салават Юзеевка әтисе әсәре буенча төшерелгән фильм өчен рәхмәтен белдерде.

Быел зур дәрәҗәгә «Халык үтмәс үткел юк...» шигырьләр циклы һәм актив әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен шагыйрь, язучы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Фирүзә Җамалетдинова-Фәтхетдинова ия булды.