Сайлаулар өч территориаль сайлау комиссиясендә уза: Автозавод, Үзәк, Комсомол, барлыгы 173 участок сайлау комиссиясе. Алар үз эшләрен 20:00 сәгатьтә төгәлләячәк.
18:00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, бердәм тавыш бирү көнендә 303 855 граждан тавыш бирү хокукыннан файдаланган. Сайлаулар нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак.