Чаллыда 5нче шәһәр хастаханәсе хатын-кызлар консультациясенең табиб-гинекологлары гүзәл затлар өчен «Барысы да хатын-кыз сәламәтлеге турында» дигән темага лекция үткәрделәр. Чара «Нур» яшьләр үзәге белән берлектә оештырылды. 5 нче хатын-кызлар консультациясе мөдире Алия Яхина ни өчен бүген репродуктив сәламәтлек темасының актуаль булуына мисаллар китерде.
Табиб-гинеколог Елена Ляшова үз чыгышында үсмер кыз организмында бара торган физиологик, психологик үзгәрешләргә җентекләп тукталды. Репродуктив сәламәтлекне саклау, контрацепциянең иң нәтиҗәле ысуллары һәм абортның нинди нәтиҗәләргә китерүе, аның организмга зыяны турында сөйләде.