Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 08:38 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 08:38 , 22.5 °C
07.04.2023
0
Поделиться
Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе җиде мәйданчыкта узачак

14 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» ярминкәсе старт ала. Ярминкәнең төп максаты-икътисад өчен өстенлекле предприятиеләрнең кадрлар ихтыяҗын тәэмин итү генә түгел, ә карьера траекторияләрен төзү һәм перспективалы һөнәрләр турында мәгълүмат бирү.

Ярминкәне ике этапта уздыру планлаштырыла. Төбәк этабы 14-15 апрельдә узачак. Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсен уздыру урыны итеп КФУның Яр Чаллы институты (филиалы) инжиниринг үзәге сайланды (Тынычлык проспекты, 13а йорт). Чара 9 сәгатьтә башлана.

Чарада катнашучылар-эш бирүчеләр, белем бирү оешмалары, эшсезләр, карьера траекториясен үзгәртергә ниятләгән гражданнар, студентлар, чыгарылыш укучылары, югары сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре.

Барлыгы 7 мәйданчык оештырылачак.