Дәүләт Думасы «Хәрби хезмәткәрләр статусы турында», «РФ эчке эшләр органнарында хезмәт турында» Федераль законнарга һәм башка берничә закон актларына махсус полиция званиеләре булган аерым категория хәрби хезмәткәрләр өчен атналык хезмәт вакытының кыскартылган озынлыгын билгеләү мәсьәләсе буенча үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Альфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Кабул ителгән инициатива хәрби хезмәткәрләр өчен хезмәт законнарындагы гаделсезлекне бетерүгә юнәлдерелгән. Бүгенге көндә I яки II төркем инвалидлары булган гражданнар өчен РФ Хезмәт кодексы белән эш вакытының кыскартылган озынлыгы билгеләнгән, ләкин бу хәрби хезмәткәрләргә кагылмый. Барлык хәрби хезмәткәрләр, шул исәптән инвалидлар өчен дә атналык хезмәт вакытының гомуми озынлыгы 40 сәгать тәшкил итә. Тәкъдим ителгән закон проекты гадел төзәтмәләр кертәчәк».
Документка яраклаштырып, хәрби хезмәткәрләр, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм РФ милли гвардия гаскәрләрендә хезмәт итүче һәм махсус полиция званиесе булган, хезмәт бурычларын үтәгәндә алган имгәнү (яралану, җәрәхәтләнү, контузия алу) нәтиҗәсендә яки хезмәт бурычларын үтәү белән бәйле авыру сәбәпле I яки II төркем инвалидлыгы булган затлар өчен атналык хезмәт вакытының кыскартылган озынлыгы билгеләнә — атнасына 35 сәгатьтән артык түгел.