Үзәк районында 13, 17 һәм 18 нче мәктәп укучылары махсус хезмәтләр белән бергә җәмәгать урыннарын кардан чистартуга алынды. Дәрт һәм күтәренке кәеф белән алар Энтузиастлар бульварын, Габдулла Тукай исемендәге скверны һәм Төзүчеләр бульварын тәртипкә китерде. Алар чистарткан сукмаклар — үз шәһәренә карата кайгырту билгесе.
Яр Чаллы политехник көллияте студентлары да читтә калмады. Алар өчен «Гренада» паркын чистарту эшләрендә катнашу инде яхшы традициягә әверелгән.
Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә сукмаклар чистартылды, һәм парк яңадан җәяүлеләр өчен ачык.
Мондый инициативалар шуны күрсәтә: берләшсәк, без теләсә кайсы буранны да җиңә алабыз. Шәһәр яшьләре Яр Чаллы тормышында актив катнаша.