Среда, 20 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:18 , 24.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:18 , 24.5 °C
23.05.2023
0
Поделиться
Владимир Путин Минтимер Шәймиевка дәүләт бүләген тапшырды
Владимир Путин Минтимер Шәймиевка дәүләт бүләген тапшырды

Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев Изге Апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләнде. Бүләкне Мәскәү Кремленең Екатерина залында Россия президенты Владимир Путин тапшырды.

"Бүген монда, Кремльдә, без Россиянең күренекле гражданнарын хөрмәтлибез, аларның тырышлыгы, батырлыгы, Ватанга фидакарь хезмәте дәүләтебез үсешенә зур, якты өлеш кертә. Сезнең ярдәмегез белән без сокланган һәм горурланган казанышлар тарихы барлыкка килә. Алга таба хәрәкәт итү өчен нигез ныгый", – диде Владимир Путин.